Система (на татарском языке)

Понятие "Система". Две презентации на татарском языке.

Система-үзара бәйле кисәкләрдән яки элементлардан торучы һәм бербөтен буларак яшәүче катлаулы объект. Һәр системанын билгеле бер функциясе бар.

 

Һәр система үзенең өлешләре составы белән генә билгеләнеп калмый, шулай ук әлеге кисәкләрне бербөтен итеп тоташтыру тәртибе һәм ысуллары белән дә билгеләнә.    Системаның барлык кисәкләре билгеле бер бәйләнештә торалар. Монда   системалогиянең икенче төшенчәсе – структура төшенчәсенә килеп чыгабыз. 
 
Структура – система элементлары арасындагы элемтәләр тәртибе. Икенче төрле әйткәндә, структура - системаның эчке оешуы.
 
Әлеге ике бригада да бер үк составтагы 7 шәр кеше, әмма буйсыну структурасы төрле.
Структурадагы аерма бригадаларның җитештерүчәнлегендә түгел, ә эшнең нәтиҗәлелегендә аерым ачык чагылачак. Кешеләр саны күп булмаганда, икенче структура нәтиҗәлерәк эшләр. Әмма бригадада 20 яисә 30 кеше булса, бер генә бригадирга андый коллектив эше белән идарә итәргә авырга туры киләчәк. Бу очракта урынбасарлар вазыфасын кертү, ягъни беренче буйсыну структурасын куллану дөрес булыр.
ВложениеРазмер
sistema.rar140.3 КБ